Сентябрь ахырында Татарстанда нинди һава торышы көтелә? 22-30 сентябрьдә уртача температура климатик нормадан 5 градуска югары булачак дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Шулай итеп, бу чорда республикада уртача һава температурасы якынча +14,6 градус, ә Казанда +15,1 градус тәшкил итәчәк. 🌞 Иртәгә исә Түбән Камада көндез +23 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем дә булмас. 🌝 Шәһәрнең туган көненә җылы бүләк!